• Русский
  • Татарча

«Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы

2022 елның 19-20 февралендә Казан шәһәренең 7 нче лицей-интернат базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Киләчәк» («Будущее») тәрбияләнүчеләре тәүлек әйләнәсе гомуми белем бирү оешмаларында булган Татарстан Республикасы тәрбиячеләре өчен «Бүгенге тәрбияче образы» темасына форум үткәрелде. Чара Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чакырылган тәрбиячеләр максатка ярашлы тренингларда катнаштылар, тәҗрибәле педагогларның һәм психологларның чыгышларын тыңладылар, төрле педагогик хәлләргә җаваплар алдылар, тәрбияченең әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруда һәм үстерүдә ролен карадылар, гуманлы педагогика ысулларына һәм алымнарына өйрәнделәр, түгәрәк өстәлдә тәҗрибә алмаштылар.

Катнашучылар фикеренчә, форум шәхси һәм һөнәри компетенцияләр үсеше өчен бик файдалы булган. Моннан тыш, тәрбиячеләр башка шундый оешмалардагы хезмәттәшләре белән якыннан танышканнар һәм алда эшләр өчен эмоциональ яктан көч туплый алганнар.

Фотогалерея: