• Русский
  • Татарча

Казанда Татарстан Республикасында яңартылган ФДББС кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

18 февральдә Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге базасында яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү эшләрен оештыру һәм методик яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары белән киңәшмә узды.

 

Киңәшмә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова рәислегендә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов; гомуми белем бирү идарәсе, милли мәгариф идарәсе, өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге вәкилләре; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова катнашты.
Киңәшмә барышында белем бирү оешмаларын яңартылган федераль белем бирү стандартларын гамәлгә кертүгә әзерләү мәсьәләләре каралды; яңартылган ФДББСын гамәлгә кертүне фәнни-методик яктан тәэмин ителеше күрсәтелде; укучыларның функциональ грамотасын формалаштыру буенча педагогик хезмәткәрләр һәм идарәче кадрлар әзерләү үзенчәлекләре тәкъдим ителде; бердәм цифрлы белем бирү мохите булдыру форматлары күрсәтелде.

Фотогалерея: