• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру 

2022 елның 18 февралендә «Башлангыч гомуми белем бирү-2021 ФДББС аспектында интерактив технологияләр. Интенсив-курс» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программа буенча тыңлаучыларны укыту тәмамланды. 

Әлеге курс заманча мәгариф системасының актуаль проблемаларын хәл итүгә, ә нәкъ менә заманча интерактив технологияләрне куллануга бәйле яңа һөнәри компетенцияләрне үзләштерүгә юнәлдерелде. Программаның гамәли юнәлеше цифрлы мәктәпне формалаштыру процессында заманча белем бирү технологияләрен һәм ресурсларны интенсив үзләштерергә һәм нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирде. Тыңлаучылар электрон белем ресурсларын эшләү процессын, аларны уку процессында куллану методикасын өйрәнделәр, компьютер программалары һәм интернет-сервислар белән эшләү күнекмәләрен дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә интерактивлык булдыру өчен формалаштырдылар.
Тыңлаучылар квалификация күтәрү курсларының югары дәрәҗәдә булуын, дистанцион модульнең белем бирү контенты эчтәлеген билгеләп үттеләр, шулай ук курстан соңгы уку кысаларында әлеге тема буенча багланышларны дәвам итү зарурлыгын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: