• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

 2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифен үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре курсын һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре предметлы өлкәсен укытуның актуаль мәсьәләләре» педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды: (куратор - Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты).
Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар каралды:

 

  • Башлангыч гомуми белем бирүдә яңартылган ФДББС: Башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасын теоретик төшенүдән проектлауга;
  • Белем бирү оешмасында тәрбия эшчәнлеген проектлауның нигезе буларак тәрбияләү программасы;
  • Белем бирүдә рухи-әхлакый һәм социаль юнәлешләр: өстенлекләр һәм мөмкинлекләр;
  • Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресен оештыруда һәм үткәрүдә заманча алымнар;
  • Заманча башлангыч мәктәп белем бирү киңлегендә цифрлы технологияләр;
  • Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре курсын һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре предмет өлкәсен өйрәнү кысаларында белем алучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру өчен шартлар тудыру һ.б.

Стажировка онлайн форматта Казан шәһәренең Вахитов районы Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия һәм Россия Федерациясе Герое майор С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәп базасында үткәрелде. 

Уку кейс ситуацияләрен эшләү һәм хәл итү формасында йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея: