• Русский
  • Татарча

«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программа буенча мәктәп директорларын укыту

2022 елның 18 февралендә «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итү» квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программа буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 18 директорын 72 академик сәгать күләмендә (куратор -Смирнов И.А., педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты) укыту тәмамланды.

Мәктәп директорларын укыту кысаларында белем бирүнең актуаль мәсьәләләре каралды:

  • белем бирү сыйфаты менеджменты;
  • белем бирү оешмасында инклюзив белем оештыру; 
  • цифрлы белем бирү киңлеге шартларында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең төрле рәвешләрен куллануның торышын һәм перспективаларын күзәтү;
  • методик эштә коучинг алымын оештыру.

Көндезге этап барышында «Нәтиҗәле җитәкче күнекмәләре» тренингы (тренеры GMC Consulting директоры Маштакова Г.Ю.) үткәрелде. Лекцион-гамәли дәресләр педагогика һәм мәгариф  идарәсе кафедрасы укытучылары, Казан милли тикшеренү техник университеты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.

Мәктәп директорларының квалификациясен күтәрү программасын үзләштерү чорында Казан шәһәренең түбәндәге мәйданчыкларында «Мәктәп директорының идарә эшчәнлегендәге инновацион алымнар» темасы буенча виртуаль стажировка узды:

  • Казан шәһәре Идел буе районының 40 нчы гимназиясе ( директоры Л.А. Яковлева); 
  • КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей  (директоры  Е.Г.Скобельцына). 

Мәктәп директорлары укуның йомгаклау этабында идарә эшчәнлегенең актуаль темалары буенча проект эшләрен уңышлы якладылар. Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар курсларны оештыру югары дәрәҗәдә, программаның гамәли юнәлешле булуын, укытуның барлык этапларында да эшчәнлекне тәэмин итүне яхшы оештыруны билгеләп үттеләр.

 

Фотогалерея: