• Русский
  • Татарча

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың котлавы

Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!

Әлеге бәйрәм – Ватанны саклаучыларның барлык буыннарына тирән ихтирам һәм ихлас рәхмәтләребезне ирештерү көне, кыю йөрәкле, үз ил-йортына, Ватанына тугрылыклы көчле рухлы кешеләр, каһарманлык һәм намуслылык бәйрәме.

Без Ватанга хезмәт итү кебек бөек эшкә бөтен гомерен багышлаганнарга һәм, үзенең тыныч хезмәте белән дәүләтебезне үстерүгә һәм ныгытуга өлеш керткән һәркемгә ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Сезгә эшләрегездә уңышлар, йортыгызга иминлек һәм бәрәкәт телим. Юлларыгызда киртәләр очрамасын, ә кулган максатларыгыз һәрвакыт тормышка ашсын.

Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм бәхет телим.

Ихтирам белән, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова