• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» фестивале

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм «ТНВ» телерадиокомпаниясе «Каравай» программасы эшчәнлекләре балаларга традицион музыкаль культура нигезләрен өйрәтүгә юнәлгән Казан шәһәре балалар музыка мәктәпләренең педагогик коллективларына багышланган тапшырулар циклын ачтылар.

Тапшыру авторлары тамашачыларны  балалар фольклор, инструменталь һәм хореография ансамбльләре, талантлы педагоглар, фестиваль һәм конкурс тормышының кызыклы вакыйгалары белән таныштырачак.
Беренче, 12.02.2022 елда күрсәтелгән «Фольклорная кузница талантов» («Талантларны фольклор чыныктыру урыны») тапшыру тамашачыларны Казан шәһәренең Киров районындагы 24 нче балалар музыка мәктәбе иҗат коллективлары белән таныштырды.
https://tnv.ru/tv-projects-item/karavay/