• Русский
  • Татарча

Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе

2022 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче Биектау урта мәктәбендә танылган галим, теолог, философ, мәгърифәтче, педагог, журналист Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды.

Конференциянең төп максаты - Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, шулай ук укучыларның интеллектуаль иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү. Конференциядә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы конференциянең пленар утырышында чыгыш ясады һәм жюри составында катнашучыларның эшләрен бәяләү буенча эшләде.