• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен «TeachMeet» семинары («Укытучы 2.0 ФИМ»)

Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының Федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Укытучы 2.0” инновацияле мәйданчыгы проектын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Яшь педагоглар советы һәм Чаллы шәһәре яшь педагог мәктәбе белән берлектә 2019 елның 21 февралендә яшь педагоглар өчен “Сәләтле һәм мотивлаштырылмаган укучылар белән эшне оештыру” темасына семинар үткәрә. Семинар 14.00 – 16.30 сәгатьләрдә узачак..

Уздыру урыны: Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты.

Семинар «TeachMeet» форматында үтәчәк (инглизчәдән тәрҗемә иткәндә – “өйрәтүле очрашулар”), ягъни педагоглар тыңлаучы сыйфатында гына гына катнашып калмый, ә үзләре дә тәкъдим ителгән темалар буенча 3 яки 5 минутлык чыгышлар ясый ала. Һәрбер чыгыштан соң тыңлаучылар 2 минут эчендә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, чара беткәннән соң аралашу формаль булмаган мохитта дәвам итә.

Тыңлаучы сыйфатында көндезге яки ерактан торып семинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама белән кереп, теркәлү формасывн тутырырга кирәк: https://goo.gl/AyyfYf.

Семинардан трансляцияне «TeachMeet» рәсми төркемендә https://vk.com/teach_meet. сылтамасы аша кереп карау мөмкинлеге бар.

Фотогалерея