• Русский
  • Татарча

Минзәлә муниципаль районында “Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсының алтынчы зональ этабы үтә

“Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсының зональ этабы бүген Татарстан Республикасының Минзәлә районында дәвам итә. 2019 елның 6-7 февралендә Тукай, Әгерҗе, Менделевск, Чирмешән, Минзәлә районнары һәм Чаллы шәһәре укытучылары, шул исәптән “Педагогик дебют” номинациясендә чыгыш ясыячак яшь укытучылар үзләренең дәресләрен һәм мастер-классларын күрсәтә.

Педагогларның чыгышларын югары квалификацияле экспертлар бәялиячәк. Алар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогия көллияте хезмәткәрләре һәм узган елларның финалистлары.

Киләсе зональ этап 2019 елның 8-9 февралендә Мөслим муниципаль районында узачак. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез.!