• Русский
  • Татарча

Традицион мәдәният буенча ачык лекцияләр үткәрү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның традицион мәдәнияте буенча ачык лекцияләр циклын дәвам итә.
2021 елның 8 декабрендә онлайн режимда чираттагы очрашу узды, аның кысаларында тыңлаучылар Алабуга этнография төркеменең музыкаль фольклоры белән таныштылар. «Ямьле Юраш буйлары» концерт программасын Менделеевск районының Иске Гришкино авылыннан «Бигеш» этнографик ансамбле тәкъдим итте. Коллективның җитәкчеләре - Мария һәм Виктор Япаевлар.
Институт хезмәткәрләре керәшеннәрнең традицион мәдәнияте вәкилләре белән очраштылар һәм Менделеевск районының керәшеннәрнең этнокультура үзәге булган Иске Гришкино авыл мәдәният йортының этнографик музееннан трансляция уздырдылар. Программа тамашачысына сәламләү сүзе белән Иске Гришкино авыл җирлеге башлыгы Мамакова Валентина Викторовна мөрәҗәгать итте.
«Бигеш» ансамблендә катнашучылар концерт-белем бирү программасы кысаларында «Шишарә бәйрәме» йола комплексы фрагменты күрсәтелде, тыңлаучылар армиягә озатуның ритуаль практикасы белән таныштылар, яшьләр җәйге урам күңел ачу традицияләре турында белделәр («Ялтыр-Йолтыр» уены). Очрашу ахырында «Сигезле» һәм «Өчле»биюләренең матур хореографик формалары башкарылды.
Иҗади очрашу виртуаль тыңлаучылардан әлеге форматның актуальлеге һәм кирәклеге турында белдергән тере фикер алды.

Фотогалерея: