• Русский
  • Татарча

"Нәтиҗәле җитәкченең төп идарә карарлары" республика семинары

2021 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт биремен үтәү кысаларында «Нәтиҗәле җитәкченең төп идарә карарлары» республика семинары оештырды һәм үткәрде.

Семинар модераторлары:

  • Сахнова Ирина Александровна, мөдире педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты;
  • Смирнов Иван Андреевич, педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты;
  • Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызы, педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты.

Семинарда Татарстан Республикасының 96 мәгариф оешмасы җитәкчесе катнашты. Онлайн-семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • педагогик коллективның һөнәри компетентлыгын үстерүгә системалы якын килүнең мәҗбүри элементы буларак корпоратив укыту;
  • нәтиҗәле идарә итү практикумы:
  • проблемаларны эзләү һәм карарлар кабул итү буенча идарә техникасы;
  • төрле типтагы мәктәпләрдә белем бирү оешмалары эшчәнлегендә белем бирү стратегиясен гамәлгә ашыруның заманча практикалары.

Семинар эшендә Бөгелмә, Апас, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Балык Бистәсе, Актаныш, Буа муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең белем бирү оешмалары җитәкчеләре актив катнашты.

Семинарда катнашучылар үткәрелгән чараның югары практик әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.