3 декабрь, 2021 - 11:38
2021 елның 9 декабрендә 2021 елга Гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Нәтиҗәле җитәкченең төп идарә карарлары» республика семинары уздыра.
Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- Корпоратив укыту: педагогик коллективның һөнәри компетентлыгын үстерүгә системалы якын килүнең мәҗбүри элементы буларак (1 нче сессия залы).
- Нәтиҗәле идарә практикумы: проблемаларны эзләү һәм карарлар кабул итү буенча идарә техникасы (2 нче сессия залы).
- Төрле типтагы мәктәпләрдә белем бирү оешмалары эшчәнлегендә белем бирү стратегиясен гамәлгә ашыруның заманча практикалары (3 нче сессия залы).
Семинарны үткәрү вакыты: 13.00-15.00 сәгать (Мәскәү).
Катнашучылар өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/87042957055?pwd=NkxPVHNYcCtJZEk3ckh6dW1PNEFxdz09
Конференция идентификаторы: 870 4295 7055
Керү коды: 025986
Семинар модераторлары:
- Сахнова Ирина Александровна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты;
- Смирнов Иван Андреевич, педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты,
- Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф белән идарә итү кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты.
Белешмәләр өчен Телефон: 8(843) 571-14-58