• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе һәм укуы

2021 елның 26 ноябрендә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре Совет районының 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе базасында Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе һәм укуы узды.

Конференциядә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре укучылар һәм педагогларның фәнни хезмәтләрен тикшерү һәм бәяләү буенча жюри әгъзалары сыйфатында конференция эшендә катнаштылар.

Фотогалерея: