5 февраль, 2019 - 11:09
2019 елның 20 мартында “Һөнәри белем бирүнең һәм укытуның санлы дидактикасы” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак, аның эш барышында санлы белем бирү технологияләрен куллану, аларның потенциалы һәм мөмкинлекләре турында фикер алышу планлаштырыла.
Конференция эше барышында видеотрансляция оештырылачак. Аны карау өчен сылтамалар безнең сайтта урнаштырылачак.
Конференция материаллары:
- • “Алдынгы технологияләр өчен кадрлар әзерләүнең төбәк системаларын проектлау контекстында һөнәри белем бирүне санлаштыру” Блинов В.И., профессор, Һөнәри белем бирү һәм белемнәрне күтәрү системасы ФТҮ директоры;
- • Һөнәри белем бирүнең санлы дидактикасы – санлы белем бирү процессын оештыруның фәнни нигезе” Сергеев И.С., педагогика фәннәре докторы, ЦПОиСКның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.