22 ноябрь, 2021 - 14:17
2021 елның 20 ноябрендә «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында педагогик хезмәткәрләрнең күренекле мәгърифәтче, галим-лингвист Җәмал Вәлидигә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясе узды.
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы һәм кафедраның өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васыйл кызы конференция эшендә катнашучыларның эшләрен бәяләү комиссиясе әгъзалары сыйфатында катнаштылар.