• Русский
  • Татарча

"НАНО стилендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү" фәннәр фестивале

24 ноябрьдә Татарстан Республикасында «Роснано Мәктәп Лигасы» программасының төбәк ресурс үзәге Казан шәһәре Киров районының 188 нче күппрофильле лицее (Бионика) белән берлектә «НАНО стилендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү» фәннәр фестивале үткәрде.
Фестиваль эшендә 8-10 сыйныф укучылары, табигый-фәнни цикл педагоглары, педагог-оештыручылар катнашты.
Чарада катнашучылар «РОСНАНО мәктәп лигасы» программасы кысаларында белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре белән таныштылар.
Фестиваль барышында барлык лицеистлар өчен "Наночемодан 2.0". мини-лабораториясе экспериментлары күрсәтелде. Укучылар һәм педагоглар нанотехнологияләр чемпионатында катнаштылар, эшлекле уен барышында дизайн-фикерләү алымнары белән таныштылар.

 

Фотогалерея: