• Русский
  • Татарча

"Укучыларны сәнгать буенча олимпиадага әзерләү системасын камилләштерү" квалификация күтәрү курслары

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 2021 елның 1-8 декабрендә 24 сәгать (программа) күләмендә "Укучыларны сәнгать буенча олимпиадага әзерләү системасын камилләштерү" дип аталган квалификация күтәрү курслары уздыра.
Дәресләр үткәрү формасы - ZOOM онлайн платформасында.
Дәресләрне үткәрү вакыты: 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Анда катнашу өчен мәктәп укучыларын сәнгать буенча олимпиадага (дөньякүләм сәнгать мәдәнияте) әзерләү белән шөгыльләнүче гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары, башка кызыксынган затлар, шулай ук 2021 елның 17-20 сентябрендә узган «Сәнгать буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабына әзерлек технологияләре» семинарында катнашучылар чакырыла.
Курсның аерым темалары педагогларны һәм мәктәп укучыларын уртак интерактив укыту өчен каралган.
Укуларны Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы оешмалар белгечләре үткәрә.

Квалификация күтәрү курслары бюджеттан тыш нигездә үткәрелә, уку бәясе 2500 сум, ә «Сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабына әзерлек технологияләре» семинарында катнашучылар өчен 2000 сум. Тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Катнашу өчен 2021 елның 30 ноябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms кgle/7N8SELLBvXFEEJzZ7

Түләү турында квитанция һәм шулай ук ZOOM трансляциясенә сылтама (түләү турында квитанция булган очракта) теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон почта адресына җибәреләчәк.

Укуларда катнашу һәм оештыру мәсьәләләре буенча PT Мәгарифне үстерү институның тәрбия һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, доцент п.ф.к. Мортазина Гөлфия Рәис кызына, мөрәҗәгать итегез. Электрон почта адресы murtazina911@yandex.ru элемтә өчен телефоннар: 8(843) 238-02-24, 8-9047-63-75-06.