• Русский
  • Татарча

«Рус телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуга заманча якын килү («Сәлам» УМК) республика семинары

2021 нче елның 25 нче ноябрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм ана (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Татар теле һәм әдәбиятын укытуга заманча карашлар" темасына вебинар форматында Республика семинары узды.
Семинарны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасы.
Семинарның максаты - татар теле һәм әдәбияты буенча гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы укытучыларга мәгълүмати һәм консультатив-методик ярдәм күрсәтү.
Семинар кысасында «Сәлам» УМК ярдәмендә рус телле укучылар өчен татар телен укытуның актуаль проблемалары ачылды. 
Вебинарда Казан шәһәре педагоглары - “33 нче гимназия”, “6 нчы гимназия”, “73 нче мәктәп” , “96 нчы гимназия” полилингваль комплексы, Казан шәһәре “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы, шулай ук Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының “Г.Р.Державин исемендәге Сокуровская СОШ” мәктәбе тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Спикерлар үз чыгышларында  билгеләп үткәнчә, «Сәлам!» УМК мәктәпләр эше практикасында куллану татар телен өйрәнүгә югары мотивация, уку материалының эчтәлеген үзләштерүдә уңай динамика тудыра.

Фотогалерея: