• Русский
  • Татарча

"Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру" республика конкурсы

«Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Конкурсның максаты-мәктәпкәчә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгын арттыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә инновацион эш тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату.

Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 30 ноябренә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга кирәк:
https://forms.gle/su1usXuLNZWW5rEa6

Барлык катнашучылар да конкурста катнашучы сертификаты ала.

Барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны телефон аша алырга мөмкин: 236-68-11 яки 89272413982, e-mail: ruzilya.abdullina@mail.ru (Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы).