• Русский
  • Татарча

"Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку эшчәнлегенә уңай мотивация формалаштыру шартлары" темасына методик вебинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 25.12.2020 № 1406/20 боерыгы белән расланган гамәлгә куючының дәүләт биремен үтәү кысаларында «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2021 елның 18 ноябрендә «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә уку эшчәнлегенә уңай мотивация формалаштыру шартлары» дигән вебинар уздыра.  
Вебинарның максаты: федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңарту шартларында татар теленә кызыксыну арттыру ысулларын, чараларын күрсәтү.
Методик вебинар барышында туган (татар) теле дәресендә уңай мотивация булдыру шартлары белән бәйле мәсьәләләр каралачак.
Чара Россия Федерациясенең туган теле һәм әдәбияты укытучыларына адреслана.
Вебинар онлайн режимда Zoom платформасында 14.00 сәгатьтә (Мәскәү) узачак.
Методик вебинарны Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, Фаттахова Рузилә Фирдәвес кызы үткәрә.
Вебинарның кураторы - Хадиева Гөлнара Васыйл кызы, Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы.