• Русский
  • Татарча

Укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыру буенча вебинар

2021 елның 19 ноябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең авторлык педагогик мәктәбе лабораториясе «Русское слово – учебник» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) белән берлектә «Уку грамоталылыгын формалаштыру» дигән вебинар уздыра.
Чара рус теле һәм әдәбияты укытучыларына адреслана.
Вебинарны алып баручы: Виноградова Елена Алексеевна, «Русское слово – учебник» нәшрияты методисты (Мәскәү шәһәре).
Лектор үз чыгышында цифрлы белем бирү мохите шартларында рус телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләренә кагылачак.
Вебинар онлайн режимда Zoom платформасында 10.00 сәгатьтә (Мәскәү) узачак.
Вебинарны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының авторлык педагогик мәктәбе лабораториясе.