• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү системасында иҗади һәм иҗтимагый берләшмә буларак фольклор коллективы» II педагогик укулар

2021 елның 3 ноябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесендә «Балаларга өстәмә белем бирү системасында иҗат һәм иҗтимагый берләшмә буларак фольклор коллектив» (алга таба – Укулар) II педагогик укулар узды. Укуларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары, шулай ук Россия Федерациясе субъектларыннан, Удмуртия Республикасыннан һәм Марий Эл Республикасыннан педагоглар катнашты.

Укулар кысаларында укытучылар этномәдәни белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, традицион мәдәният принципларына нигезләнгән белем бирү программаларын һәм мәдәни-белем бирү проектларын гамәлгә ашыру буенча эш нәтиҗәләрен күрсәттеләр, укыту-тәрбия эшчәнлегендә традицион мәдәният формаларын торгызу буенча методик тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Укуларда катнашучылар вакыйганың зур практик әһәмиятен, аларның актуальлеген һәм үз вакытында булуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: