• Русский
  • Татарча

"Гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңарту шартларында белем бирү процессын методик яктан тәэмин итү" семинары

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2021 елның 31 маендагы 286 номерлы һәм 31.05.2021 №287 боерыклары белән расланган гомуми белем бирүнең федераль белем бирү стандартларына туры килә торган үрнәк эш программаларын апробацияләү чараларын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 11.08.2021 №-1036/21 «2021/2022 уку елында эш программаларын аерым гомуми белем бирү оешмаларында сынап карау" һәм 11.08.2021 «2021/2021 уку елында эшче программаларның календарь планын (юл картасын) раслау турында» «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә белем бирү бюджет учреждениесе "Новосибирск дәүләт педагогика университеты" Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе белән берлектә  2021 елның 10 ноябрендә «Гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартын яңарту шартларында белем бирү процессын методик тэмин итү»  дәүләт педагогик семинары үткәрә.

Чара муниципаль мәгариф бүлекләре методистларына, район методик оешмалары җитәкчеләренә, белем бирү оешмалары җитәкчеләренә – үрнәк эш программаларын апробацияләүдә катнашучыларга адреслана.

Семинарны «Новосибирск дәүләт педагогика университеты» өстәмә белем бирү институтының өстәмә белем бирү кафедрасы доценты, эксперты, «Себер мәгарифе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе директоры, педагогика фәннәре кандидаты Волчек Марина Геннадьевна үткәрә.

Семинарны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы, методик эшне үстерү бүлеге.
Семинарны үткәрү формасы: вебинар (видеоконференция).

Семинар онлайн режимда ZOOM платформасында узачак.
Үткәрү вакыты: 12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү).

ZOOM га тоташу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/85121236887?pwd=UFZWQU5oblU5VjBoNFJYbFMybE9HQT09

Конференциянең идентификаторы: 851236887
Керү коды: 466963

Семинарның кураторлары:

  • Маклашова Флера Ганс кызы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең методик эшне үстерү бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, педагогика фәнннәре кандидаты.
  • Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең методик эшне үстерү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәнннәре кандидаты.