• Русский
  • Татарча

"Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы» Республика туган якны өйрәнү форумы

2021 нче елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә «Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләрнең очрашуы» дип аталган III Республика туган якны өйрәнү форумын дистанцион форматта үткәрде. Чараның максаты - туган якны өйрәнү мәдәниятен, укучыларның гражданлык, патриотик позициясен формалаштыру һәм Татарстан Республикасында туган якны өйрәнү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау.

Сәламләү сүзе белән «Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе проректоры Сагеева Гөлнара Хәниф кызы һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Савинов Евгений Виктор улы чыгыш ясадылар.

Форум ике этапта үткәрелде, ул «Кече Ватан буйлап юл күрсәткече», «Минем туган ягым бернәрсә белән дә кабатланмас» дигән конкурс мәйданчыкларын үз эченә алды.
Форумның беренче читтән торып үткәрелгән этабында 47 катнашучы үз эшләрен җибәрде, аларның 35е икенче этапта чыгыш ясау өчен сайлап алынды.

Форум кысаларында ике мастер-класс узды. Ваһапов Ринат Зиннәт улы, «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Музей-белем бирү эшчәнлеге бүлегенең фәнни хезмәткәре «Тикшеренү эшен нәрсәдән башларга» темасы буенча чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы "Балалар иҗат йорты" өстәмә белем бирү педагогы Андреянов Борис Алексеевич "Патриотик эшне оештыру формасы буларак тикшеренү эше" темасына чыгыш ясады.

Катнашучыларның чыгышлары компетентлы жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнде, ул Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының, Спас муниципаль районының мәгариф бүлегенең һәм балалар иҗат йортының әйдәп баручы галимнәрен, белгечләрен, педагогик хезмәткәрләрен үз эченә алды.
Жюри эше нәтиҗәләре буенча укучылар һәм педагоглар арасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде (исемлек биредә: https://docs.google.com/document/d/1YsiBnwLWplee-8PCQ3AeWXCdwTGwCc-O/edit ).

Барлык педагогларны котлыйбыз һәм Татарстанда да, аннан читтә дә туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерүдә нәтиҗәле эш алып баруларын телибез!

"Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләрнең очрашуы" Республика туган якны өйрәнү форумы җиңүчеләре һәм призерлары исемлеге: https://docs.google.com/document/d/1YsiBnwLWplee-8PCQ3AeWXCdwTGwCc-O/edi...