• Русский
  • Татарча

Идел буе федераль округы буенча яшьләр белән эшләүче Бөтенроссия туган якны өйрәнүчеләр конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз

Түбән Кама шәһәренең 31 нче урта мәктәбе укытучылары Бадгиева Эльза Данияз кызы һәм Даутова Алевтина Петр кызы Идел буе федераль округы буенча яшьләр белән эшләүче туган якны өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия конкурсы призерлары булдылар. Конкурсны оештыручылар - Россия тарих җәмгыяте һәм «Ватан тарихы» фонды.

Конкурс яшьләрне тәрбияләүгә һәм агартуга ярдәм итүче, яшьләр арасында үзенең кече ватаны тарихын популярлаштыручы туган якны өйрәнүче белгечләрне яклауга юнәлтелгән.

Быел Конкурсның тематикасы - "Кече ватан мәдәнияте һәм тарихы".

Сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

Россия Федерациясе Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясенең төбәк бүлеге рәисе - Р.Р. Фәхретдинов
Җаваплы сәркатип-и. М. Фокеева

Фотогалерея: