• Русский
  • Татарча

«РФ гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасын тотрыклы үстерү локомотивлары буларак федераль инновацион мәйданчыклар» инновацион практикалар фестивале

2021 елның 30 октябрендә «Россия мәгариф академиясенең Мәгариф идарәсе институты» ФДБФУ «РФ гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасын тотрыклы үстерү локомотивлары буларак федераль инновацион мәйданчыклар» инновацион практикалар фестивален үткәрә. 
Фестиваль видеоконференция режимында узачак.

Фестиваль 2021 елның 30 октябрендә 10: 00 сәгатьтә башлана.

Фестиваль программасында мәгариф өлкәсендә инновацион инфраструктураны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, юнәлешләр буенча гамәлдәге Федераль инновацион мәйданчыкларның мастерскойлары турында фикер алышу каралган:

  • Тәрбия. Гаилә һәм мәктәп;
  • Белем бирүнең эчтәлеге һәм сыйфаты. Мәгариф системасы өчен кадрлар;
  • Урта һөнәри белем бирү системасын үстерү. Һөнәри юнәлеш бирү;
  • Мәгарифне цифрлаштыру.

Фестивальдә катнашу өчен мәгариф белән идарә итүнең төбәк һәм муниципаль органнары, методик хезмәтләр, төп, өстәмә, урта һөнәри белем бирү, тиешле өстәмә һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук педагогик югары уку йортлары вәкилләре чакырыла.

Фестивальдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: http://regfip.tilda.ws/festival.

Күрсәтелгән электрон почтага теркәлгәннән соң, видеоконференциягә керү юлына туры сылтама киләчәк. 

Фестиваль программасы