• Русский
  • Татарча

РФ Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар

Дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2021 елның 27 октябрендә Россия Федерациясе мәгариф оешмалары педагоглары өчен «Сәлам!» яңа буын УМК кулланып дәресне оештыру» дигән вебинар видеоконференция форматында узды. 
Татар теле кафедрасы доценты Л. Г. Гыйләҗева педагогларны «Сәлам!» методологик нигезе белән таныштырды һәм яңа буын УМК белән эшләү үзенчәлекләрен аңлатты. 

Семинар эшендә 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы катнашты.