• Русский
  • Татарча

"Педагогларда, балаларда һәм ата-аналарда хокукый белем нигезләре. Яшүсмерләрнең девиант тотышын профилактикалау» вебинары

2021 нче елның 21 нче октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Ачык класс» проектын (сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар һәм мәгариф оешмаларының башка белгечләре өчен тематик вебинарлар циклы) гамәлгә ашыру кысаларында "Педагогларда, балаларда һәм ата-аналарда хокукый белем нигезләре.  Яшүсмерләрнең девиант тотышын профилактикалау» темасына вебинар узды.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова мөрәҗәгать итте. Ул спикерларга рәхмәт белдерде һәм тыңлаучыларны институтның актуаль басмалары белән таныштырды.

«Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау» темасы буенча эчтәлекле һәм актуаль нотык белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының участок һәм вәкаләтле полиция идарәсе башлыгы урынбасары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр башлыгы урынбасары Лариса Юрьевна Осипова, чыгыш ясады.

Мәскәү өлкә университеты ректоры Елена Александровна Певцова тыңлаучыларга тирә-юньдәге үзгәрешләрне аңлау һәм балаларга хокукка аерым мөнәсәбәт тәрбияләү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Владимировна Волынец Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты инициативасы белән оештырылган «Балалар хокук академиясе» проектын тәкъдир итте.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге җитәкчесе Эльвира Рәшид кызы Сафина вебинарда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Вебинар педагогларда һөнәри кызыксыну уятты һәм тәкъдим ителгән материалны балалар һәм ата-аналар белән эшләүдә куллану кирәклеге турында әйтте.

Вебинар язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://youtu.be/bp5LRwexd2E 

 

Фотогалерея: