• Русский
  • Татарча

«Белем бирү сыйфатын бәяләү системасы: актуаль мәсьәләләр, нәтиҗәле технологияләр һәм инновацияләр» квалификациясен күтәрү курслары

2021 елның 20 октябрендә «Белем бирү сыйфатын бәяләү системасы: актуаль мәсьәләләр, нәтиҗәле технологияләр һәм инновацияләр» квалификациясен күтәрү буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укыту тәмамланды. Татарстан Республикасының 24 педагогик хезмәткәре белем алды.
Программаның күләме: 72 сәгать (курслар кураторы - Зияева Г.А., «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге директоры).

Тыңлаучылар теория һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерделәр: белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекнең заманча эчтәлеге һәм гамәли аспектлары белән таныштылар, белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә педагогларның теоретик һәм методологик мәсьәләләрен үзләштерделәр, мәгариф системасының мәгълүмати ачыклыгын оештыру өчен цифрлы технологияләр өлкәсендәге компетенцияләрен камилләштерделәр.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп директорлары урынбасарлары түбәндәге мәйданчыкларда «Белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру практикасы» темасы буенча виртуаль стажировка узды:

  • Яшел Үзән шәһәре «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» (директоры Е. А. Паракова)
  • «Казан (Идел буе) федераль университеты» карамагындагы «Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей» интернат-мәктәбе (директоры Е.Г. Скобельцына).

Уку «Белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын модельләштерү» темасы буенча йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Йомгак ясаганда тыңлаучылар курсларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, уздыруның уңайлы форматын, программаның актуальлеген һәм практик юнәлешле булуын, укытуның барлык этапларында да алып баруның яхшы оештырылуын, уку вакытында оператив һәм нәтиҗәле коммуникацияне, профессор-укытучылар составының югары профессиональлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр.

 

Фотогалерея: