• Русский
  • Татарча

ОРКСЭ һәм ОДНК НР курсларын гамәлгә ашырган педагогик хезмәткәрләрнең төбәкара семинары

2019 елның 18 гыйнварында ОРКСЭ уку курсын һәм ОДНК НР предмет өлкәсен гамәлгә ашырган педагогика хезмәткәрләренең, муниципаль берәмлекләр методистларының БГББ ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыруга нәтиҗәле якын килүләр: ОРКСЭ һәм ОДНКНР предметларын укыту кысаларында тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар” дигән темага төбәкара семинары үтте.

Семинарны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.

Семинар эше дүрт база мәйданчыгында – Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районының 36 нчы гомумбелем урта мәктәбе, 26 нчы гомумбелем урта мәктәбе, 28 нче гомумбелем урта мәктәбе, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия базаларында оештырылды.

Семинар эшендә ОРКСЭ уку курсын һәм ОДНК НР предмет өлкәсен гамәлгә ашырган 80 педагогика хезмәткәре катнашты.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • - “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” уку курсын һәм “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” предмет өлкәсен укытуның норматив-хокукый нигезләре;
  • - “Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре” уку курсын һәм “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” предмет өлкәсен укыту кысаларында уку эшчәнлегенең төп формалары һәм төрләре;
  • - ОРКСЭ уку курсы һәм ОДНК НР предмет өлкәсе кысаларында планлаштырылган укыту нәтиҗәләренә ирешүнең бәяләмәсе.

Төп өлештәге секциядә педагогика хезмәткәрләре үз тәҗрибәләрен чыгышлар, ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар һәм мастер-класслар үткәрү формасында тәкъдим иттеләр.

Пленар өлештә ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Җамалетдинова З.И. тарафыннан ОРКСЭ уку курсын һәм ОДНК НР предмет өлкәсен укытуга норматив-хокукый ярдәм буенча методик эш башкарылды, Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучылары Любицкая Р.Ф. һәм Рудзей Л.В. тарафыннан “ОРКСЭ дәресләрендә эшнең интерактив формалары” темасына мастер-класс тәкъдим ителде.

Фотогалерея