• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2021 елга 3 нче номеры басылып чыкты

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәрле фәнни-методик басмасының 2021 елда 3 номеры басылып чыкты. Мәкаләләр белән түбәндәге сайтта танышырга була: http://irortsmi.ru/

Челтәрле журналның чираттагы номерында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан үткәрелгән «DIGITAL-белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе " III төбәкара фәнни-гамәли конференциясе (халыкара катнашу белән) материаллары урын алган.

Журналда шулай ук төрле рубрикалар буенча кызыксындырган темаларга мәкаләләр дә укырга була:

- Мәгарифтә идарә итү мәсьәләләре.
- Заманча мәгариф технологияләре.
- Инновацион практикалар.
- Педагогик тәҗрибәдән.

Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм журналның киләсе санында үз материалларыгызны бастырырга чакырабыз!