• Русский
  • Татарча

«Хәзерге шартларда үсә торган белем бирүнең цифрлы һәм челтәр трансформациясе» халыкара катнашында бөтенроссия педагогик укулар

2021 елның 16-17 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» МКУ белән берлектә «Үсеп килүче белем бирүнең заманча шартларда цифрлы һәм челтәр трансформациясе» темасы буенча халыкара педагогик укулар үткәрә.

Укуларның проблемалы кыры барлык төр һәм типтагы мәгариф оешмаларында белем бирүне үстерү идеясен гамәлгә ашыруның теоретик һәм практик аспектларына багышланган. 

Укуларда катнашырга Россия Федерациясе мәгариф белән идарә итүнең муниципаль һәм төбәк органнары, өстәмә һөнәри (педагогик) белем бирү оешмалары вәкилләре, мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, шул исәптән урта һөнәри һәм югары белем бирү хезмәткәрләренең, шулай ук белем бирү оешмаларының һәм өстәмә белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары, студентлар һәм аспирантлар, башка кызыксынучы затлар чакырыла. 

Конференциядә катнашучыларның үзара хезмәттәшлек рәвешләре: көндезге (шул исәптән онлайн) - пленар утырышта яки секциядә чыгыш ясау; читтән торып – бастырып чыгару өчен мәкаләләр бирү.

Укуларда катнашу бюджеттан тыш нигездә гамәлгә ашырыла. Докладлар белән чыгыш ясаган һәм бастырып чыгару өчен статья биргән педагогик секцияләрдә катнашучыларга укуларда катнашучы сертификаты бирелә, укучылар секцияләрендә катнашучыларга катнашу турында сертификатлар, I, II, III дәрәҗә дипломнар бирелә. 

Үткәрү урыны: Яңа Савин районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, адресы: Казан шәһәре, Мусин ур., 32.

Гаризалар һәм мәкаләләр 2021 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә.

Теркәлү һәм материалларны алу өчен сылтама: https://goo.su/7r3e 

Укулар турында нигезләмә: https://clck.ru/Y4Wpk