• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Яңа ел уңаеннан котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Якынлашып килгән Яңа ел уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итеп алыгыз! Тылсымлы да, шатлыклы да бәйрәм якынлаша, һәм ул, һичшиксез, һәрберебезнең дә хыялларын чынга ашырыр, киләчәккә өметләр уятыр һәм күптән көтелгән уңай үзгәрешләр бүләк итәр!

Яңа елда сез башкарган мөһим эшләрдә уңышлар насыйп итсен! Сезнең иң яхшы башлангычларыгызга иҗади илһам һәм эшлекле инициативалар юлдаш булсын, ә сезнең көч-күәтегез алга куелган планнарны тормышка ашыруда ышанычлы нигез буларак хезмәт итсен! Яңа перспективалар барлыкка килсен һәм куелган бурычлар гамәлгә ашсын!

Сезгә якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен, хезмәтәшләрегезнең һәм дусларыгызның ихтирамын тоеп яшәргә язсын, күтәренке кәеф һәм гаҗәеп сюрпризлар сезне тормыш юлыгызда озата барсын!

Сезгә игелек, мәхәббәт һәм бәрәкәт телим!!!

С уважением, ректор ГАОУ ДПО «Институт развития образования
Республики Татарстан» Л.Н. Нугуманова