• Русский
  • Татарча

"Илһам"("Вдохновение") программасын тормышка ашыру процессында мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын үстерү

2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен "Илһам" ("Вдохновение") программасын гамәлгә ашыру барышында мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын үстерү" дигән онлайн - форматтагы республика түгәрәк өстәлен үткәрде.

Түгәрәк өстәл кысаларында мотивацияләүче белем бирү мохитендә баланы индивидуаль белем маршрутлары буенча үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышынды. “Илһам” программасын гамәлгә ашыру буенча инновацион мәйданчыкта катнашучы Татарстан Республикасының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Түгәрәк өстәл модераторы - С.Н. Башинова, психолог.к., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты. 

Фотогалерея: