• Русский
  • Татарча

«Конструктив» республика форумы

2021 елның 25-27 сентябрендә Казанда экстремизмны һәм терроризмны профилактикалауга багышланган «Конструктив» республика форумы узды. Бу өлкәнең әйдәүче белгечләре үзләренең үзенчәлекле тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм профилактик эшчәнлекне тормышка ашыруда Һәм катлаулы тормыш хәлләрен хәл итү өчен файдалы булган уникаль компетенцияләрне үзләштерергә булыштылар. Быел форум «ВКонтакте» социаль челтәренә трансляция белән бер үк вакытта онлайн һәм офлайн форматта узды.

ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна форум кысаларында «Яшүсмерләргә ничек тормышны  яратырга өйрәтергә?» темасына интерактив лекция үткәрде һәм команда кейсларын яклауда эксперт сыйфатында катнашты. 7 команда эксперт комиссиясенә экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау, буллингны профилактикалау һәм яшьләрне деструктив интернетка җәлеп итү өлкәсендә төрле проблемалы вәзгыятьләргә үз карарларын тәкъдим итте.

Лекция видеоязмасын түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://vk.com/wall-77022861_2302.

Форумның рәсми бите: http://atmrt.ru/konstructiv

Фотогалерея: