• Русский
  • Татарча

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды

Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Гыйльми совет әгъзасы И.Г. Һадиуллин да катнашты, ул ректор Л.Н. Ногманова белән бергә барысын да һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән котлады һәм институт коллективы әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Ректор тарафыннан, мәгариф системасындагы үзгәрешләрне һәм республика август киңәшмәсенең киңәшләрен исәпкә алып, яңа уку елына бурычлар билгеләнде.
«2021 елга дәүләт биремен үтәүнең барышы турында» темасына доклад белән ТР Мәгарифне үстерү институтының беренче проректоры Р.Г. Хәмитов чыгыш ясады.
Моннан тыш, институтның укыту-фәнни һәм кадрлар эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

                       

Фотогалерея: