• Русский
  • Татарча

2021 елда Мәскәү халыкара мәгариф салонын үткәрү турында

2021 елда Мәскәү халыкара мәгариф салонын үткәрү турында

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 27 августындагы 1764-р номерлы боерыгы нигезендә ел саен Мәскәү халыкара мәгариф салоны (алга таба – Салон, МХМС) үткәрелә. 2021 елда Салон сигезенче тапкыр үткәреләчәк. Ул 2021 елның 6 октябреннән 8 октябренә кадәр гибрид форматта (онлайн + офлайн) Мәскәүдә, «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә 2 нче павильонда, 5 һәм 8 нче залларда һәм https://mmco-expo.ru адресы буенча "МХМС.Коннект" онлайн платформасында узачак.

МХМС – Россиядә мәгариф өлкәсендә иң зур чара: ачык форум һәм яңа белем бирү технологияләре, инфраструктур һәм интеллектуаль хәл итү юллары буенча иң масштаблы күргәзмә. Салон Россиядә һәм дөньяда мәгариф системасының бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча белем бирү һәм эксперт берләшмәләре, дәүләт институтлары һәм эшлекле даирәләрнең үзара диалогын үстерү өчен платформа булып тора.

2020 елда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Салон онлайн форматта узды, бу исә чараны саклап калу гына түгел, аудиториянең колачын принципиаль рәвештә үзгәртү мөмкинлеген бирде. Экспонентлар виртуаль стендларны үз карамагына алдылар. МХМС-2020 чарасында Россиянең 1500 шәһәреннән һәм дөньяның 98 иленнән 350 000 кеше катнашты.

2021 елда Салонның темасы: «Яңа чынбарлык чикләре?»

Салонның эшлекле программасы дискуссияләре барышында професииональ берләшмә цифрлаштыру һәм  укыту белән идарә итүнең традицион формалары арасында баланс турында фикер алышачак. Бу баланс нигезенә мәгариф экосистемасының бөтенлеген аңлау ятарга тиеш, монда цифр органик өстәмә һәм үсешнең дәвамы булып тора. Мондый аңлау нәтиҗәсендә өзлексез белем алуның төп принципларына яңача карарга мөмкинлек туачак. Бу, үз чиратында, мәгариф өлкәсе белән идарә итү принципларында, белем бирү эчтәлеген яңартуда, кадрлар әзерләү системасында, шулай ук уку процессында катнашучылар арасында яңа коммуникацияләр булдыруда котылгысыз үзгәрешләргә китерәчәк.

Бай эшлекле программа (якынча 500 чара), Салонның масштаблы күргәзмә өлеше (17 000 кв. метрдан артык) һәм гибрид үткәрү форматы (онлайн + офлайн) мәгариф үсеше мәсьәләләренә кызыксынучы затларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Салонның эшлекле программасында офлайн һәм онлайн форматта меңнән артык белгеч һәм 250 000 катнашучы булу планлаштырыла.

Салон чараларында катнашу түбәндәге форматларда тәкъдим ителә: 

  • Салонга старт бирелер алдыннан "МХМС.Коннект" платформасында «Лица образования» проектында шәхсән катнашу. Проект кысаларында төбәк мәгариф системалары җитәкчеләре белән төбәкнең мәгариф сәясәтенә һәм тулаем мәгарифне үстерү стратегиясе турында ачык сөйләшү оештырылачак. Соңгы елда "МХМС.Коннект" платформасында РФ Фән һәм югары белем бирү министры В.Н. Фальков, «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры, РАНХиГС проректоры А. Г. Комиссаров, РФ Мәгърифәт министры урынбасары А.В. Бугаев, АСИ генераль директоры урынбасары Д.Е. Глушко, «2035 милли технологик инициативасы университеты» АКБО ректоры Н.О. Яныкина, илнең кайбер алдынгы ректорлары катнашты;
  • Салон үткәрү көннәрендә эшлекле программа кысаларында «Регион сәгате» махсус проектында төбәк командасы белән;
  • онлайн яки онлайн режимда Салонның экспоненты булырга һәм экспозиция өлешендә төбәкнең мәгариф системасын тәкъдим итәргә;
  • Салонның төбәк партнеры булырга.

Салон турында тулырак мәгълүмат mmco-expo.ru сайтында урнаштырылган.

Элемтә өчен мәгълүмат: Коконина Анастасия, Салонның PR-директоры, тел.: +7(925)200-21-20, электрон почта адресы: a.kokonina@mmco-expo.ru