13 сентябрь, 2021 - 07:18
![](http://irort.ru/sites/default/files/styles/large/public/photoofnews/WhatsApp%20Image%202021-09-09%20at%2011.44.01.jpeg?itok=Asfhzye-)
7 сентябрь көнне, Тәтеш муниципаль районы тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һәм педагог-оештыручыларның август киңәшмәсе булып узды.
Күпмилләтле район белем бирү оешмаларының туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган эш тәҗрибәсеннән торган төрле программа тәкъдим итте: туган телләр фестивальләре, музыкаль-әдәби салоннар, Чуваш Республикасы белән уртак бәйрәмнәр, Халык иҗаты музейлары.
Секция утырышы кысаларында мастер-классны Татарстан Республикасының халык укытучысы Богуславская Инна Григорьевна үткәрде.
Мондый очрашулар яңа уку елына яхшы эшлекле кәеф бирә.