• Русский
  • Татарча

«Бионика» 188 нче күппрофильле лицеен ачу

1 сентябрьдә «Салават Күпере» торак комплексында «Бионика» дип аталган 188 нче күппрофильле лицей ачылды. Лицей ачылу һәм яңа уку елы башлану белән укучыларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Бу чарада ихлас котлаулар һәм изге теләкләр белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова чыгыш ясадылар.

Людмила Николаевна «РОСНАНО Мәктәп Лигасы» проектының укыту-методик һәм мәгълүмати ресурсларын тәкъдим итте.
Проект кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында белем бирү оешмаларына фәнни-проект эшчәнлеген алга этәрү һәм популярлаштыру буенча чаралар үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек бирелә. «Бионика» лицеенда табигый фәннәрне һәм югары технологияләрне өйрәнүдә танып-белү үсешенә зур игътибар биреләчәк.

«РОСНАНО Мәктәп Лигасы» интернет-берләшмәсе аша лицей укучылары һәм укытучылары үзләрен яшь галим, тикшеренүче, проектлаучы, технолог, инженер һәм фән һәм техника өлкәсендә башка заманча белгеч ролендә сынап карый алачак.

Проектта катнашучыларга онлайн-лекцияләр һәм алдынгы галимнәр, фәнне популярлаштыручылар һәм технопарк эшкуарлары белән танып-белү очрашулары оештырылачак. Проектта катнашучыларга онлайн-лекцияләр һәм әйдәп баручы галимнәр, фән һәм техноэшмәкәрләр белән танып-белү очрашулары булачак.

Фотогалерея: