• Русский
  • Татарча

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында профориентация чараларының авторлык методик эшләнмәләре республика конкурсы

2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләүне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында һөнәри юнәлеш бирүче чараларның авторлык методик эшләнмәләренең «Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» республика конкурсын үткәрә.
Катнашу өчен, 2021 елның 11 октябренә кадәр, сылтама буенча үтеп, гариза бирергә кирәк https://forms.yandex.ru/u/611e01cf685e92c2465872e2/. Конкурс материаллары Конкурс турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән рәсмиләштерүгә карата таләпләр һәм тапшыру тәртибе нигезендә җибәрелә.
Конкурсның максаты-Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү системасын үстерү.
Конкурста катнашучылар - Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм белгечләре. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнә, катнашучылар сертификатлар ала.
Конкурс турында мәгълүмат «Яңалыклар» бүлегендә урнаштырылган: http://prof.irort.ru/

Белешмә өчен: 8(843) 236-65-82, nmc16@bk.ru