• Русский
  • Татарча

Җәйге фольклор-этнографик экспедиция

2021 елның җәй айларында Татарстан Республикасының Яңа Чишмә, Әлмәт һәм Мөслим районнарына фольклор-этнография экспедициясе оештырылды. Экспедиция төркеме составында П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе, А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк, Казан шәһәренең Рус фольклоры үзәге белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Н.Б. Кондратьев эшләде.

Кыр тикшеренүләре барышында 24 торак пунктта булды, аларда яшәүчеләрдән рус халкының һәм мордваның традицион мәдәнияте турында фактлар язылды.

1000 гә якын язма, аудио, видео һәм фоторепортажлар - йола, хезмәт һәм көнкүреш практикалары, җыр текстлары, сүз фольклоры жанрлары, матди мәдәният объектлары. Экспедициядә катнашучыларга Әлмәт районы мордваларында яшәп килгән өшкерүләрнең җанлы традицияләрен теркәргә насыйп булды.
Җыелучыларга халык этнографик коллекцияләрне тулыландыру өчен көнкүреш әйберләрен (сөлгеләр, тукымалар, хезмәт коралларын) бүләк итте.

Фотогалерея: