• Русский
  • Татарча

Татарстанның яшь педагогларын «Укытучы» һөнәренә багышлау

2021 елның 13 августында «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында Татарстан Республикасының яшь педагогларын «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды. "ТР Мәгарифне үстерү институты" ректоры Л. Н.Ногманова җитәкчелегендә әлеге тантаналы чарада актив катнашты. "Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы: перезагрузка" секциясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрне үстерү бүлеге һәм педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы хезмәткәрләре яшь укытучылар белән аларның психологик-педагогик эшчәнлекләренә адаптация буенча тренинглар үткәрделәр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»ның республиканың педагогик бергәлегенең һөнәри компетентлыгын үстерү буенча Татарстанның база белем бирү учреждениесе буларак югары әһәмиятен билгеләп үтте.

 

Фотогалерея: