• Русский
  • Татарча

«Digital белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак» II төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

2021 елның 29-30 сентябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Digital-белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе» II төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
Конференциянең максаты: цифрлы белем бирү тирәлеген үстерүнең барлык төр һәм дәрәҗәләрдәге белем бирүнең югары сыйфатын һәм ачыклыгын тәэмин итә торган перспектив һәм актуаль юнәлешләре турында фикер алышу; бу өлкәдә алдынгы белемнәрне системалаштыру һәм тәҗрибә алмашу.
Конференциянең бурычлары:
- тупланган мәгълүматны системалаштыру, тәҗрибә һәм идеяләр белән үзара алмашу, әле ачылмаган проблемаларны эзләү һәм аларны уртак хәл итү;
- мәгариф хезмәткәрләренең фәнни һәм педагогик хезмәттәшлеген ныгыту;
- конференциядә катнашучыларның цифрлаштыру өлкәсендә яңа казанышлар турында мәгълүматлылыгын арттыру;
- конференциядә катнашучыларның гамәли казанышларын күрсәтү;
- яңа профессиональ элемтәләр урнаштыру.
Конференциядә катнашу өчен мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар, Россия Федерациясе субъектларыннан мәгарифне үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре чакырыла.
Гаризалар, мәкаләләр 2021 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә. Материалларны теркәү һәм йөкләү өчен сылтама: https://forms кgle/MNDaGa1f7EdFfaek6

Конференция турында нигезләмә: https://clck.ru/Wz52X