• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Ата-аналар советы утырышы

2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык каршындагы ата-аналар советының Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары А.А. Кондратьева белән очрашуы булып узды, анда ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хәмзеевна катнашты. Ата-аналарның яшүсмерләр белән хезмәттәшлеге» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Эльвира Хәмзиевна үз чыгышында түбәндәге мәсьәләләргә кагылды: Яшүсмерләр ни өчен ата-аналарга үзләренең яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрендәге проблемалары турында сөйләми? Кем ул буллер? Әгәр баласын эзәрлекләүләрен белсә, ата-ана балага ничек ярдәм итә ала. Төрле кризислы һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен ничек тотарга икәнен белсен өчен, ата-ана үзенең баласына нинди үрнәк күрсәтергә тиеш?

Ата-аналар советы - 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча карарлар һәм тәкъдимнәр эшләү өчен җәлеп ителә торган затларның ирекле берләшмәсе. Ата-аналар советының максаты - Татарстан Республикасы яшүсмерләре белән хезмәттәшлек итү эшен алып бару белән бәйле тикшеренү, фәнни, проект, мәгълүмат һәм башка төр эшчәнлекләрдә эксперт ярдәме күрсәтү.

Фотогалерея: