• Русский
  • Татарча

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысасында Звенигово шәһәрендә Марий Эл Республикасы педагогларын укыту

9 июньдә «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерү: заманча алым» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының гранты чаралары циклының «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Марий Эл Республикасының Звенигово шәһәре һәм якын-тирә районнары педагогларын өстәмә һөнәри программасы буенча укыту тәмамланды. 

ТР Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре тренинглар һәм форсайт-сессияләр ярдәмендә тыңлаучыларда команда эше, Һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, ИКТ-компетентлык, үсеш юнәлеш бирү өлкәсендә компетенцияләр дәрәҗәсен арттырдылар.

Фотогалерея: