• Русский
  • Татарча

Чит тел укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары

2021 нче елның 11 нче июнендә «Чит телләрдә белем бирүне модернизацияләү шартларында чит тел укытучысының эшчәнлеге» темасы буенча чит тел укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә программасы буенча тыңлаучыларны укыту тәмамланды.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең лингвистик лабораториясе гамәлгә куючының дәүләт биреме чаралары планын (2020 елның 25 декабрендәге под-1406/20 номерлы боерыгы) үтәү йөзеннән квалификация күтәрү курслары оештырды һәм үткәрде. «Чит телләрдә белем бирүне модернизацияләү шартларында чит тел укытучысының эшчәнлеге» программасын Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан 26 чит тел укытучысы уңышлы үзләштерде.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының 4 нче Биектау урта мәктәбе тыңлаучылар өчен виртуаль стажировка үткәрде: видео-дәресләр, мастер-класслар, тренинглар, дискуссияләр, чит тел буенча дәрестән тыш дәресләр.

Тыңлаучыларны укыту 2021 елның 11 июнендә онлайн режимда эшләнгән индивидуаль проектларны уңышлы яклау белән тәмамланды.

Фотогалерея: