• Русский
  • Татарча

"Неокнига" III Республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы

2021 елның 28 апрелендә "Россия – минем тарих" тарихи паркы базасында «Неокнига» III Республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.

Сәламләү сүзе белән:

  • Сагеева Гөлнара Хәниф кызы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең укыту-методик эшләр буенча проректоры, сәнгать белеме кандидаты;
  • Гайфуллина Ләйсән Атлас кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы идарәсенең укыту - методик тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, филология фәннәре кандидаты;
  • Касимов Вилен Вакыйф улы, «ТР Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе башлыгы чыгыш ясады.

Тантанада секцияләрнең җиңүчеләренә һәм лауреатларына бүләкләр тапшырылды:

  • Хәйруллина Рушана Салихҗан кызы, "Просвещение" нәшрияты " АҖ региональ директоры;
  • Ханов Булат Альфред улы, Россия язучысы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, "Лицей" һәм "Йолдызлы билет" премияләре лауреаты, филология фәннәре кандидаты;
  • Вәлиуллина Раилә Рафик кызы, «Республика яшүсмерләр китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе методисты.

Конференциянең партнерлары һәм спонсорлары призлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»;
  • Югары Ослан муниципаль районы;
  • "Просвещение" нәшрияты;
  • "Балалар әдәбияты" нәшрияты;
  • "Планета" нәшрияты.

Чара кысаларында Россия язучысы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, «Лицей» һәм «Йолдызлы билет» премияләре лауреаты, филология фәннәре кандидаты Ханов Булат Альфред улы белән иҗади очрашу узды. Катнашучылар һәм кунакларның язучы һәм аның иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге бар иде.

 

Фотогалерея: