• Русский
  • Татарча

«Шәһәр һәм авыл территорияләрен мәгариф системасы белән идарә итү вариативлыгы» өстәмә һөнәри программа буенча региональ идарәче командаларны стажировкалау

2021 елның 19 апрелендә «Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Адымнар – белем һәм ризалыкка юл «полилингваль комплексы» базасында «Шәһәр һәм авыл территорияләрен мәгариф системасы белән идарә итү вариативлыгы» темасы буенча стажировка үткәрә.

Әлеге стажировканың кыйммәте - төбәк һәм муниципаль практикаларны өйрәнүдә, шәһәр һәм авыл территорияләрен мәгариф системалары белән идарә итү вариативлыгын нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә торган уңышлы тәҗрибәләр һәм идарә технологияләре белән алмашуда.

Оештыручылар: Россия Мәгариф министрлыгы академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты.

Стажировканың төп бурычлары: шәһәр һәм авыл территорияләрен мәгариф системалары белән идарә итүнең вариативлыгын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә торган уңышлы практикалар һәм идарә итү технологияләре белән алмашу.

Стажировкада катнашучыларга сәламләү сүзе белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерциягә карамаган оешмасының башкарма директоры Татьяна Петровна Ларионова.
  • Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, Илсур Гәрәев улы Хәдиуллин.
  • «Россия Мәгариф министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү ФДАМУ президенты, Исаак Иосифович Калина.
  • «Россия Мәгариф министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү ФДАМУ директоры Сергей Михайлович Кожевников.

Стажировкада муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, Белем бирү оешмалары һәм өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, методик хезмәтләр җитәкчеләре, белем бирү сыйфатын мониторинглау һәм бәяләү төбәк үзәкләре вәкилләре катнаша.

«Россия Мәгариф министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү президенты, Исаак Иосифович Калинаның чыгышы.

 

Фотогалерея: