• Русский
  • Татарча

«Сәнгать» предметы өлкәсе укытучылары өчен укыту семинары

2021 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә ««Сәнгать» предметы өлкәсе укытучысының белем бирү эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләр» дип аталган белем бирү семинары узды.

Семинар эшендә Казан, Азнакай, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай шәһәрләреннән килгән педагоглар, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты (музей, мәдәният һәм сәнгать белеме кафедрасы) студентлары катнашты.

Семинарның төп спикерлары - Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның ресурс үзәге мөдире Ирина Нейдерова һәм Дәүләт Рус музееның виртуаль филиаллары белән эшләү бүлеге мөдире Татьяна Свидунович.

Фотогалерея: